Сведения об образовательной организации
Сведения о доходах, об имуществе и обязательствах имущественного характера руководителя и членов его семьи

Литвадан 1300 евро белән. Тәкә генә калган…

08.10.2017

Международный турнир по борьбе на поясах.

Ильяс Галимов Вильнюста Европа Сабан туенда абсолют батыр исеменә лаек булган һәм 1000 евро белән бүләкләнгән. Тәкәне дә шунда ук сатып калдырганнар.

 

Литва башкаласы Вильнюс шәһәрендә узган ял көннәрендә чираттагы Европа Сабан туе узды. Татар халкының милли бәйрәмен уздыру өчен каланың иң матур урыннарыннан саналган Вингис паркын биргәннәр. Әйтүләренә караганда, биредә 3 меңләп этник татар яши икән.

 

Вильнюстагы Сабан туен оештыру эшләре быел да Әлмәт районына йөкләнгән. Бу юлы милли көрәштә катнашучы өчен өч кенә көрәшче барган: Ильяс Галимов, Марат Кәримов һәм Фәнис Гәрәфиев. Дөрес, баштарак Фәнис хөкемдар буларак кына барган, әмма килгән-килгән көрәшеп тә чыгарга булган.

 

Көрәш ярышлары ике авырлыкта — 75 кг.га кадәр һәм аннан авыррак булган үлчәүләрдә үткән. Ильяс Галимов белдергәнчә, латышлар, җирле үзбәк егетләре әйбәт кенә көрәш күрсәткәннәр. Әлбәттә, ике категориядә дә җиңүчеләр булып Татарстан егетләре — Марат белән Ильяс танылган. Ә Фәнис Гәрәфиев икенче урынны яулаган. Приз фонды да яхшы: беренче урынны яулаучыларга — 300 евро, икенче урындагыларга — 200, өченче призерларга 150 евро бирелгән. Ә абсолют батыр булып танылган Ильяс Галимов тагын 1000 еврога ия булган. Тәкә дә биргәннәр. Анысын шунда ук сатып та калдырганнар.



Просмотров: 1391